,
поиск занял 2.885 сек. Результаты поиска
- Менә ул, минем онытылып карап торуымны сизеп алды булса кирәк, кисәк кенә башын күтәрде дә, нечкә кашларын җыерып, бик сәерсенеп, гаҗәпләнеп калды. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Күңелдә әледән-әле өмет белән өметсезлек чиратлашып туа, вакыт-вакыт үземне, кешеләрне, җирдәге бөтен җан иясен өзелеп кызгана башлыйм, берәүгә дә афәт килә күрмәсен иде, берәү дә бу якты дөньядан мәхрүм булмасын иде дип тели-ялвара башлыйм. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- кучерда утырган кара сакаллы абзый атын өйнең нәкъ баскычы төбенә китереп туктатты. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Төп кода — озын, җирән кеше — ир уртасы гына икән әле, күрәсең, беренче малаен гына өйләндерә торгандыр … Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Хәзрәтнең никах укуы хатыннар ягына да ишетелсен дип, ак пәрдә корган өй ишеген чак кына ачып куйдылар. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Менә ул, егетләрнеке сыман сылу гәүдәсе белән табын каршына басып, бик әйбәтләп бисмилласын әйтеп, иң элек никах укыган хәзрәттән башлап, бөтен кунакларга да аш салып чыкты. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Келәт ишеген тотып торучы бер җитү кызмы яки яшь хатынмы, башын чөебрәк егетләргә нидер әйтте. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Шуннан соң теге кызмы яки хатынмы келәт ишеген ачып җибәрде һәм егетләр эчкәре уздылар. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Бары кияү белән кызны карарга куелган бер елгыр яшь хатын гына озын чәч үргеченә таккан чулпыларын чыңлатып, тыз-быз кергәләп-чыккалап йөри. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Ул тирләгән, күлмәк якасын чишеп җибәргән, кулындагы зур чиккән яулык белән һаман битен-муенын сөрткәли. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау